news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич: Көзен Татарстанда Covid-19 йоктыру куркынычы артачак

Инфекция чыганакларын оператив рәвештә юкка чыгарырга кирәк, дип саный парламентарий.

Борис Менделевич: Көзен Татарстанда Covid-19 йоктыру куркынычы артачак

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Көзен Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы артачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич хәбәр итте.

«Уку елы башланачак, илнең һәм Татарстанның төрле субъектларыннан студентлар киләчәк, мәктәпләр ачылачак, балалар бакчалары интенсив эшли башлаячак. Бу оештырылган коллективларның саны артуга китерәчәк, димәк, йогышлы авырулар таралуның тагын да югарырак мөмкинлегенә китерәчәк», — дип билгеләп үтте ул.

Саклану чараларын үтәү мөһим. Битлек кияргә, температураны үлчәргә, биналарны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә, ихтыяҗ туган очракта инфекция чыганакларын оператив рәвештә юкка чыгарырга кирәк.

«Барыбызның да максаты бер — кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу икәнлеген аңларга кирәк. Бу эшчәнлектә һәркем үзеннән, нәкъ менә аңа караган иминлек чараларын үтәүдән башларга тиеш», — дип нәтиҗә ясады депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100