news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб ковидка тест нәтиҗәләре ялгыш булмасын өчен киңәш бирде

ПЦР тест тапшырырга өч сәгать кала ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга яки тамакны чайкарга ярамый.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Югары категорияле терапевт, токсиколог, Фәнни журналистлар клубы әгъзасы Алексей Водовозов ПЦР тестлар тапшырганда ялгышлыклар китмәсен өчен нәрсә эшләргә икәнен сөйләде.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, анализ нәтиҗәләренең дөреслеге тикшерелә торган материалның сыйфатына да бәйле.

ПЦР тест ышанычлы булсын өчен мазок алырга өч сәгать кала ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга яки тамакны чайкарга ярамый дип киңәш итә Роспотребнадзор. Шулай ук борынга сыеклыклар тамызырга яки юдырырга ярамый. Бу киңәшләрне үтәүнең әһәмияте зур, дип белдерде Алексей Водовозов.

«Әгәр вирус кисәкчекләре су эчкәндә юылып төшә яки аңа тәмәке төтене тәэсир итә икән, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин», — диде табиб.

Ул анализ өчен материалны алу ысулы әһәмияткә ия булуын әйтте. Бу процедураның бөтен нечкәлекләрен билгели торган инструкция бар.  

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының материалны алу турында кулланмасында әйтелгәнчә, зонд пациентның күзеннән яшь килгәнче кертелә. Әгәр мазокны тирәнгә кермичә, борын „канатлары“ тирәсеннән генә алалар икән, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин», — диде Водовозов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100