news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән 38 авыручы ачыкланган

Республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы белән дәвалауда 1142 кеше бар.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән 38 авыручы ачыкланган

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан табиблары тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагын ачыклады. Алар барысы да контакт юлы белән йоктырылган очраклар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде Галимова.

Аның мәгълүматларына караганда, авыру йоктыручыларның иң күп саны 30дан 50 яшькә кадәрле кешеләр — алар10 кеше һәм шулай ук 60тан 70кә кадәр яшьтәге тугыз кеше теркәлгән.

Авыручыларның күбесе Казанда яшәүчелә — алар 21 кеше, шулай ук Яшел Үзәндә алты кешедә авыру ачыкланган.

Covid-19 диагностикасы башланганнан бирле республикада коронавирус белән авыручы 4749 кеше ачыкланган, шуларның 3589ы сәламәтләнгән. Дәвалаунуда 1142 кеше исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100