news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады

Авыручыларның күбесе Казанда һәм Түбән Кама районында теркәлгән.

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 50 яңа очрагын ачыклады

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә илле кешенең Covid-19 йоктырганы ачыкланган. Алар арасында читтән кергән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Иң күп авыручылар 30-50 яшь аралыгында (16 кеше), 13 кеше 50 яшьтән 60 яшь кадәрге төркемгә керә.

Казанда коронавирус белән авыручы 32 кеше, Түбән Камада 4 кеше Яшел Үзәндә 3 кеше теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 3452 очрагы теркәлгән, аларның күп өлеше дәваланып терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100