news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисырдан килгән студент егет ялгыш аш серкәсе эчкән

Хәзер студент-медик терелүгә бара, үзе ашый. Ул җитди өзлегүләрдән котылып кала алган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанның Республика клиник хастаханәсе реанимация бүлегенә Мисыр студент-медигын китергәннәр. Ул ялгыш 9 процентлы аш серкәсе эчкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Егет сүзләренчә, өстәлдә сыеклык салынган пыяла стакан булган. Ул моны су дип уйлаган һәм эчеп куйган.

Студентны Республика клиник хастаханәсенә тиз арада китергәннәр. Махсус зонд ярдәмендә табиблар эчке органнарны юдырткан һәм егетне реанимациягә озаткан.

Хәзер студент-медик терелүгә бара, үзе ашый. Ул җитди өзлегүләрдән котылып кала алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100