news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог: Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның икенче дозасыннан баш тартырга ярамый

Вакцинаның икенче дозасыннан баш тартканда кеше үз сәламәтлеген куркыныч астына куя һәм беренче дозаның нәтиҗәлелеген юкка чыгара, ди табиб.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинаның икенче дозасы нәтиҗәне ныгыту һәм ныграк иммунитет формалаштыру өчен кирәк, югыйсә кеше үз сәламәтлегенә зыян сала һәм беренче дозаның нәтиҗәлелеген юкка чыгара. Бу хакта РИА Новостига Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов әйтте.

Горелов вакцина дозалары арасында оптималь интервал, кагыйдә буларак, 30-45 көн вакыт санала, әмма пандемия шартларында ай ярым - артык зур вакыт, диде. Тулы кыйммәтле иммунитет тизрәк формалашуы мөһим, шуңа күрә хәзерге вакытта бу интервал 21 көнгә кадәр кыскартылган, дип аңлатты белгеч.

«Вакцинаның икенче дозасыннан баш тартканда, кеше үз сәламәтлеген куркыныч астына куя һәм беренче дозаның нәтиҗәлелеген юкка чыгара. Чөнки берничә айдан соң янә инфекция баш калкытырга мөмкин. Шуңа күрә иммунологик нәтиҗәгә ирешү өчен вакцинациянең тулы курсын узу һәм коронавируска каршы вакцинаның ике дозасын алу бик мөһим», - дип искәртте Горелов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100