Татарстанда май аенда коронавирус йоктыручылар саны 6 меңнән артып китәргә мөмкин

Белгеч искәрткәнчә, республика халкына коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен үзизоляция режимын сакларга кирәк.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын киметү өчен кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк. Юкса, авыруның иң югары ноктасына җиткәч, инфекция йоктыручылар саны 6 меңнән күпкә артырга мөмкин. InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чикләү чараларының нәтиҗәлелеген анализлагач, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуның математик модельләре формалаштырылды. Фаразлар нигезендә, вирус таралуның иң югары ноктасы май урталарына туры киләчәк, бу вакытта инфекция йоктыручылар саны 6 мең 811гә җитәчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне арттырмаска һәм үлүчеләр санын минималь дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә», - дип ачыклык кертте эксперт.

Шул ук вакытта, Селезнев искәрткәнчә, коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым – социаль дистанция саклау. Ул инфекция йоктыру ихтималын киметергә мөмкинлек бирә. Бу очракта медицина учреждениеләренең авыруларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү һәм күңелсез очракларны киметү өчен ресурслары җитә.

«Шуны да әйтергә кирәк: математик модельдә Россиядә коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны буенча статистика кулланыла. Хәзер ул 0,84 процентка тигез. Шул ук вакытта, башка илләрдә әлеге күрсәткеч сизелерлек югары. Германиядә ул 3 процентка җитә. Бу Россия Федерациясендә эпидемиянең әле иң югары ноктасына җитмәве һәм медицина тәэмин ителешендә кытлык күзәтелмәве белән бәйле», - дип сүзен йомгаклады Селезнев.