news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле

Соңгы ун көндә яңа очраклар сигез районда ачыкланган.

Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле
Рамил Гали

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус очраклары теркәлмәгән районнар билгеле. Бу Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнары. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта мәгълүм булды.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда коронавирусның 1208 очрагы ачыкланганын әйтте. Инфекция 39 районда теркәлгән.

«Соңгы ун көндә яңа очраклар сигез районда ачыкланды. Болар Әтнә, Чирмешән, Кайбыч, Югары ослан, Спас, Апас, Ютазы, Актаныш районнары. Чирнең иң күп таралышы зур шәһәрләрдә күзәтелә», — диде ул.

Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Питрәч, Биектау районнарында коронавирус белән авыру күрсәткечләре югары дәрәҗәдә санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot