news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган

29 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган
Владимир Васильев

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аларның 29ы хастаханәгә озатылган, 62се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип ачыклык кертте ул.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренчә, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 89 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның алтысы — балигъ булмаган, тугызы — 18-30, 41е -30-50, 22се — 50-60, тугызы — 60-70, өчесе — 70-80, берсе 80-90 яшь аралыгында.

Иң күп очраклар Казанда (52 кеше) һәм Чаллыда (9) ачыкланган. Моннан тыш, Арча, Биектау һәм Тукай районнарында — дүртешәр, Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында — икешәр, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама һәм Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 1208 очрагы ачыкланган. Бер көн эчендә 19 кеше (барлыгы — 164) терелгән, дип искәртте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100