news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус диагнозы ачыкланган 132 бала исәпләнә

«Кагыйдә буларак, бу һәрвакыт симптомсыз уза торган очраклар», — диде Марина Патяшина.

Татарстанда коронавирус диагнозы ачыкланган 132 бала исәпләнә
Владимир Васильев

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авыручыларның 11 процентын балалар тәшкил итә, барлыгы 132 балага Covid-19 диагнозы куелган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Бу чагыштырмача яхшы күрсәткеч, кагыйдә буларак, бу һәрвакыт симптомсыз уза торган очраклар. Кайбер вакытларда үтә көчле тын юллары инфекцияләренең җиңелчә формалары гына күзәтелергә мөмкин», — диде Марина Патяшина.

Өлкән яшьтәгеләрдә инфекция, киресенчә, авыр уза. «Бу аларның я изоляция режимын бозулары турында, я якыннары белән еш элемтәдә булулары турында сөйли», — диде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирус белән авыручыларның 226сында үпкә ялкынсынуы (пневмония), 359 кешедә ОРВИ билгеләре, 623 кешедә (51 процент) Covid-19 симптомсыз уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100