news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең 2нче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты

Татарстан Президенты Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты.

Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең 2нче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты
tatarstan.ru/ru

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановка яңа корпусның универсаль булачагы хакында сөйләделәр: анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле бөтен шартлар тудырылачак.

«Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Бу — ихтыяҗ туган очракта халыкны дәвалау өчен яхшы шартлар тәэмин итәчәк мөһим эш», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Миңнеханов инде хәзер үк хастаханә өчен тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен күрергә кушты.

Бүген төзелештә 180 кеше ике сменага бүленеп эшли. Киләсе атнадан төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, ихтыяҗ булган очракта урыннар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Объектны 2020 елның 15 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100