news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын өч татарстанлы Covid-19дан вафат булган

Пандемия вакытында республиканың 426 кешесе вирус корбаны булган.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус тагын өч татарстанлының гомерен өзгән.

Инфекциядән 1935 елгы хатын-кыз, шулай ук 1936 һәм 1950 елгы ике ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Шулай итеп, коронавирустан пандемия вакытында Татарстанда 426 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100