Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Яңа коронавирус 96 процент очракта тамчы юлы белән күчә
Федераль хезмәт җитәкчесе сүзләренчә, вирус өслектә 72 сәгать дәвамында сакланырга сәләтле.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 96 процент очракта Cоvid-19 коронавирус инфекциясе тамчы юлы белән күчә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Без бүген вирусның, нигездә, тамчы юлы белән күчүен беләбез — 96 процент очрак тамчы юлы белән бәйле, — дип сөйләде Попова. – Төрле тикшеренүчеләр фикеренчә, авыру бары тик 4 яки 6 процент очракта гына һава юлы белән күчә».
Аның сүзләренчә, ачык симптомнар белән авырган бер кеше өч кешегә авыру йоктыра ала. Вирус өслектә 72 сәгать сакланырга сәләтле.
4 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән зарарлануның 4 731 очрагы теркәлгән, 333 кеше инде терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз