news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март бәйрәмнәрендә «Южный» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцина ясатып була

Прививканы Казанның 20нче поликлиника белгечләре ясый.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). 6-9 мартта «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин булачак.

«Южный» үзәгендә прививка ясатучылар өч атнадан соң безнең поликлиникада (Сахаров урамы, 23) вакцинаның икенче дозасын алачак», — диделәр медицина оешмасында.

Казанда яшәүчеләрне вакцинациягә чакыралар. Процедура бушлай һәм чират буенча башкарыла, алдан язылырга кирәк түгел.

Мобиль пункт 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.

Искәртеп узабыз, Казанның «Мега» үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү оештырылган. Анда бер көндә уртача 40 кешегә прививка ясыйлар.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, хәзер Казанның тагын бер сәүдә үзәге белән сөйләшүләр алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100