news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән

Агымдагы елның ике аенда республикада ковид йоктыруның 4,7 меңгә якын очрагы теркәлгән.

Февральдә Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 30 процентка кимегән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Агымдагы елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 30 процентка кимегән.

«Февральдә ковид белән авыручылар 30 процентка кимегән», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

2021 елның беренче аенда Татарстанда коронавирус йоктыруның 4 693 очрагы теркәлгән.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Covid-19 вазгыяте тотрыклы, бу чирне йоктыручылар саны акрынлап кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100