news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ЭпиВакКорона» 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцина ясау өчен хупланды

Препарат билгеләмәсенә Роспотребнадзор рөхсәте буенча үзгәрешләр кертелде.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона» Россия вакцинасы өлкән яшьтәге гражданнарны вакцинацияләү өчен кулланыла башлаячак.

«Вектор» үзәге препаратының теркәү досьесына тиешле үзгәрешләр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) рөхсәте белән кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Тикшеренүләр вакцинаның иммуногенлылыгын һәм куркынычсызлыгы югары булуын күрсәтте», — дип аңлаттылар ведомствода.

18 яшьтән олырак кешеләргә әлеге препарат белән прививка ясаячаклар.

«ЭпиВакКорона» — илдә коронавирус инфекциясеннән ясалган икенче вакцина. Аны 2020 елның октябрендә теркәделәр. Препаратта тере Covid-19 инфекциясе юк һәм ул ясалма синтезлаштырылган пептид ярдәмендә иммунитет формалаштырырга булыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100