Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 100 яшьлек тыл хезмәтчәненә операция ясаганнар
Хәзер Антонина Михайловна ветераннар палатасында, аның өчен барлык шартлар да тудырылган.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә 100 яшьлек тыл хезмәтчәне Антонина Токаревага операция ясаганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хастаханәгә ул авыр хәлдә килә. Аңа «эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге» диагнозы куелган. Операцияне тәҗрибәле хирург Альберт Арсланов ясаган.
Операция 2 сәгать дәвам иткән. Хәзер Антонина Михайловна ветераннар палатасында, аның өчен барлык шартлар да тудырылган. Туганнары һәрчак аның янында, аларның табибларга рәхмәте чиксез.
«Барлык табибларга, медицина персоналына без бик рәхмәтле, алар, гомумән, безне бик кайгырттылар. Алар — үз эшләренең осталары. Игътибарлары, мөнәсәбәтләре өчен аерым рәхмәт», — ди әбинең туганы Любовь Токарева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз