news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа туган балалар үлемен киметү буенча план эшләргә кушылды

2019 елда яңа туган балалар үлеме күрсәткече исән туган 1 мең балага 4,6 промилле нисбәтендә.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков башкалада яңа туган балалар үлемен киметү буенча план эшләргә кушты.

Ул ведомство җитәкчесе урынбасарына ике атна эчендә яңа туган балалар үлемен киметү буенча планны эшләп бетерергә күрсәтмә бирде. Шулай ук, йөкле хатын-кызлар скринингының икенче этабын оештыру буенча тәкъдимнәр җиткерүне, медицина учреждениеләренең шушы күрсәтмәләрне үтәвен контрольгә алуны сорады.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, Казанда яңа туган балалар үлеме Татарстан буенча уртача күрсәткечтән алты процентка азрак. Бу күрсәткеч исән туган 1 мең балага 4,6 промилле нисбәтендә.

«Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе сабыйлар үлеменең һәр очрагын анализлады. Алты очракта йөкле хатыннар Казандагы медицина оешмаларында теркәлмәгән һәм күзәтелмәгән булмаган. Балалар Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә туган», — диде Владимир Жаворонков.

Ул яңа туган балалар үлеме структурасында неонаталь (ана карыныннан чыккан чор) чордагы үлем 76 процент тәшкил итүен әйтте. 60 проценты –авырлыгы бик түбән булган балалар. «Үлем сәбәпләре арасында соңгы елларда йөкле вакытта кичерелгән чирләр өстенлек итә, икенче урында тумыштан үсеш зәгыйфьлеге, йөрәк зәгыйфьлеге, өченче урында имгәнүләр, бәхетсезлек очраклары», — дип белдерде идарә җитәкчесе.

Владимир Жаворонков 2019 елда бала көткән аналар үлеме булмаганын билгеләп узды. Казанның халыкның табигый үсеше буенча миллион кешеле шәһәрләр арасында лидер булуын искәртте.

Демографиядә үлүчеләр санының гомуми халык санына чагыштырмасы промилле (%) белән исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100