news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сырхауханәләре автопаркында 119 машина алмаштыруга мохтаҗ

Башкалада медицина оешмаларында транспортны арттыру ихтыяҗы бар.

Казан сырхауханәләре автопаркында 119 машина алмаштыруга мохтаҗ
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан сырхауханәләре автопаркында 119 машина алмаштыруга мохтаҗ. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.

«Медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносында норматив буенча 204 машина булырга тиеш. Бүген 177 автомобиль бар, 119ы алмаштыруга мохтаҗ. Транспортның искерү дәрәҗәсе 93 процент», — диде ул.

Утырышта Казанда ашыгыч ярдәм бригадаларын арттыру кирәклеге дә әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100