Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан инфекционисты мәктәпләрдә тоталь карантин кертүнең нәтиҗәсез булуын әйтте
Тулы локдаун госпитализация өчен медицина мөмкинлекләрен саклап калуга, авырулар санын киметүгә юнәлдерелгән, ди белгеч.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Балалар инфекционисты Владимир Анохин коронавирус таралуны булдырмас өчен, республика мәктәп укучылары өчен тоталь карантин кирәкме дигән сорауга җавап бирде. Аның сүзләренчә, локдаун белән проблема хәл ителми.
«Тулы локдаун госпитализация өчен медицина мөмкинлекләрен саклап калуга, авырулар санын киметүгә юнәлдерелгән, әмма тулаем алганда пандемия — локдаун тарафыннан туктатып булмый торган табигый күренеш», — диде «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминга «Интервью без галстука» тапшыруында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш балалар белгече Владимир Анохин.
«Коронавирус таралуын бары тик вакцинация, дару белән генә туктатып була. Алар амбулатория шартларында эшләргә һәм стационарларга йөкләнешне киметергә ярдәм итә», — диде белгеч.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, эпидемия вазгыяте сәбәпле, 10 мәктәп тулысынча карантинга ябылган. 366 мәктәптә аерым сыйныфлар да карантинга чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз