news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 84 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

80-90 яшь аралыгында җиде очрак теркәлгән, дүрт пациент 18 яшькә җитмәгән.

Татарстанда тагын 84 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
«Татар-информ» архивы

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 80-90 яшь (7 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүрт пациент 18 яшькә җитмәгән.

Коронавирус йоктырган пациентлар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) антирейтингның беренче баскычын били. Муниципалитетлар арасында Тукай районы (4 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 959 очрагы теркәлгән, 12 430 кеше (шуларның 99ы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100