news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус инфекциясенә антитәнчекләрнең организмнан кайчан юкка чыгуын әйтте

Антитәнчекләр юкка чыкканнан соң инфекцияне йоктыру ихтималы кешенең элеккеге иммунитетына бәйле булачак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр организмда гомер буе сакланмый. Кагыйдә буларак, алар берничә айдан соң организмнан юкка чыга.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, антитәнчекләр юкка чыкканнан соң инфекцияне йоктыру ихтималы кешенең элеккеге иммунитеты һәм коронавируска хәтер күзәнәкләренең булу-булмавына бәйле.

«Коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр гомерлек түгел, алар берничә айдан соң юкка чыгачак, алга таба барысы да кешенең элеккеге иммунитеты нинди булуы һәм анда Т-күзәнәк җавабы ничек формалашуга бәйле булачак», - диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк коронавируска каршы вакцина кадатканнан соң антитәнчекләргә тест ясатырга кирәкме-юкмы икәнлеге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100