news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сovid-19 белән авырган кешеләргә кайчан прививка ясатырга кирәклеге билгеле

Коронавирус белән җиңел формада авыручыларның иммунитеты тиздән кимиячәк, ди инфекционист.

Сovid-19 белән авырган кешеләргә кайчан прививка ясатырга кирәклеге билгеле

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Пандемиянең беренче дулкынында җиңел формада коронавирус белән авыручыларның иммунитеты быелгы җәйгә кимиячәк. Димәк, аларга Covid-19дан прививка кирәк булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Җәйгә, карантиннан соң бер елдан артык вакыт узгач, беренче дулкын булганда, җиңел формада яки симптомсыз чирләгән кешеләрдә иммунитет сизелерлек кимиячәк<…>», — дип кисәтте белгеч.

Шул рәвешле, былтыр җәен авырган пациентлар өчен быелгы җәйгә вакцинация беренче чиратта кирәк булачак», — дип ассызыклады табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100