news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделевич: Россия медицина системасы Covid-19 вирусы белән лаеклы көрәште

Пандемия вакытында йогышлы булмаган авырулар белән бәйле хезмәт күрсәтү дөньяның 163 иленең 122сендә туктатылган.

Менделевич: Россия медицина системасы Covid-19 вирусы белән лаеклы көрәште

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе вакытында Россиядә медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт системасы йогышлы булмаган чирләр белән авыручыларга вакытында ярдәм күрсәтте. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич әйтте.

«Россиядә һәм кайбер башка илләрдә медицина ярдәмен күрсәтүдә дәүләт системасы булганлыктан кешеләр кирәкле медицина хезмәтен алды. Әйе, вакыт-вакыт тоткарлыклар булды, кайвакыт урыннарда эш бик үк дөрес алып барылмады, әмма тулаем алганда ил пандемиядә лаеклы рәвештә эшне башкарып чыкты», — диде ул.

Парламентарий әйтүенчә, медицина ярдәме күрсәтү системасы дәүләтнеке булырга тиеш. Нәкъ менә шундый форматта ул иң зур нәтиҗәлелекне күрсәтә. Моның шулай икәненә пандемия вакытында тагын бер кат инандык, диде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, йогышлы булмаган авырулар белән бәйле хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр дөньяның 163 иленнән 122сендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100