news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин медицина битлекләренә бәя арттырган даруханәләрнең лицензиясен алырга кушты

Кайбер даруханә челтәрләрендә саклану чараларына бәяләр арткан.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус таралу аркасында медицина битлекләренә һәм дару препаратларына ихтыяҗ арту сәбәпле, бәя арттырган даруханәләрнең лицензияләрен алырга тәкъдим итте. Ул бу хакта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Бу эшчәнлеккә лицензияләрен алырга кирәк. Баеп калырга уйлаганнар! Һәр оешма буенча андыйларны ачыкларга һәм, икенче юлы бу хәл кабатланмасын өчен, карар кабул итәргә кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта Путин берничә даруханәне ябу Россиядә яшәүчеләрне медикаментлар белән тәэмин итүгә берничек тә йогынты ясамаячагына ышана. «Безнең даруханә челтәре шактый зур, билгеле дәрәҗәдә хәтта артык күп булырга мөмкин», — дип аңлатты ул.

Социаль сәясәтне контрольдә тотучы вице-премьер Татьяна Голикова киңәшмәдә кайбер аптека челтәрләрендә шәхси саклану чараларына бәяләрнең күпкә артуын әйтте. «<…> кайбер даруханәләр бәяләрне 70-100 сумга кадәр күтәрде, яңа елга кадәр бер битлекне 1,5 сумга саттылар», — дип хәбәр итте ул.

Шул ук вакытта Голикова коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабның якындагы утырышында Федераль монополиягә каршы хезмәт бәяләрне арттыру белән көрәш чаралары турында хисап тотачак, дип ышандырды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Росздравнадзор, 2019-nCoV коронавирусы таралу сәбәпле, ихтыяҗ арткан медицина битлекләре кимүгә һәм кыйммәтләнүгә шикаятьләр кабул итә башлаган. Казанда 2020 елның гыйнварында интернет-кибетләрдә медицина битлекләренә ихтыяҗ ун тапкырга арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot