news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оперштаб ковид очракларының үсеш темпы акрын булган төбәкләр исемлеген чыгарды

Чукотка автономияле округында COVID-19 очраклары артуның нульле темпы теркәлгән.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). COVID-19 таралуның нульле темпы Чукотка автономияле округында теркәлгән.

Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Чукотка автономияле округы-0%, 2. Тыва Республикасы, Камчатка крае-0,03%, 3. Калмыкия Республикасы, Магадан өлкәсе – 0,04 % , дип яза РИА Новости коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб биргән мәгълүматларны.

news_right_1
news_right_2
news_bot