news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус инфекциясенең яңа симптомын атадылар

Мобиль кушымта ярдәмендә үткәрелгән тикшеренү кысаларында дөньяның барлык төбәкләрендә дүрт миллионнан артык кешенең мәгълүматлары анализланган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пульсның ешаюы кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруына дәлил булырга мөмкин. Бу хакта Express басмасы COVID Symptom Study мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Мобиль кушымта ярдәмендә үткәрелгән тикшеренү кысаларында дөньяның барлык төбәкләрендә дүрт миллионнан артык кешенең мәгълүматлары анализланган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, йөрәк мускуллары кыскаруның даими булмаган яки югары ешлыгы күп тапкырлар ачыкланган, йөрәк белән бәйле ниндидер патологияләр моңарчы күзәтелмәгән очракта гына борчылырга сәбәп бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot