news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коронавирус вазгыяте турында сөйләштеләр

Район буенча вакцинацияләнергә тиешле 171 мең кешенең 145 меңе прививка ясаткан.

Түбән Камада коронавирус вазгыяте турында сөйләштеләр
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Хакимият йортында узган матбугат конференциясендә Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләштеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сүзләренчә, бүгенге көндә госпитальдә барлыгы 300 урын бар, биредә 125 кеше дәвалану уза. Киләчәктә 170 урынны, госпитальдән чыккан кешеләр тернәкләнү үтсен өчен, терапия бүлегенә күчерергә планлаштыралар. Элегрәк госпитальгә көненә утызар кеше салсалар, хәзер — 10-15 кеше. Аларның 80 проценты — әлегә вакцина кадатмаган өлкән буын кешеләре.

Район буенча вакцинацияләнергә тиешле 171 мең кешенең 145 меңе прививка ясаткан. Диспансер исәбендә торучы 60 яшьтән өлкәнрәк 55 мең кешенең, кызганыч, әле 32 меңе генә вакцинацияләнгән. Булачак әниләр дә прививка ясатырга ашыкмый. Хатын-кызлар консультациясендә бүгенге көндә 1500 йөкле кеше исәптә тора, шуларның 140 ы гына вакцина кадаткан.

Балалар арасында салкын тиюләр күбәюе дә борчу тудыра, күрсәткеч соңгы өч атна эчендә берничә тапкыр арткан. Россия кулланучылар күзәтчелеге җирле идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Нестерова сүзләренчә, мәктәпләрдә карантинга ябылган сыйныфлар да бар. Күмәк иммунитет булдыру максатыннан, эш урыннарында прививка ясатуга аерым әһәмият бирелә. Вакцинация ясатмаучылар яки медицина белешмәсе булмаучылар 7 декабрьдән эштән читләштереләчәк.

Билгеле булганча, 22 ноябрьдән транспортта йөрү өчен QR-кодлар кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, беренче көннәрдә 1136 кешенең социаль юл картасы вакытлыча гамәлдән чыгарылган. 29 ноябрьгә социаль картадан файдаланучылар саны 701гә калган.

Тикшерүләр барышында хокук бозучылар да табылган. Хәзер транспортта көненә 10-15 QR-кодсыз кеше ачыклана. Шул ук вакытта пассажирлар агымы 30 процентка кимегән.

Бу чорда полиция рейдлар барышында өч кешегә административ беркетмә төзегән, материаллар судка тапшырылган. Әмма рейдлар дәвам итәчәк һәм тәртип бозучылар җаваплылыкка тартылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100