news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр: Витаминнарны артыгын куллану онкологиягә китерергә мөмкин

Диетолог сүзләренчә, хәзерге заманда организмда витаминнарның җитмәвенә караганда артык булуы ешрак ачыклана.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Кеше организмында витаминнарның күп булуы тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

"Труд" Россия диетологы Елена Соломатина сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, А витаминын чамадан тыш куллану онкология авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

«Ул антиоксидант булып тора һәм онкологиядән саклый, ә аны артык кулану, киресенчә онкологиягә китерәчәк. Гомумән алганда, бу теләсә нинди витаминнарга кагыла, чөнки аларның һәрберсе ниндидер зыян салырга мөмкин», — ди Соломатина.

С витаминын күп куллану үз чиратында аллергия китереп чыгарырга, хәтта бөердә таш хасил итәргә дә мөмкин.

Соломатина сүзләренчә, хәзерге заманда организмда витаминнарның җитмәвенә караганда артык булуы ешрак ачыклана. Шул сәбәпле, витамин препаратлары кабул итә башлаганчы табиб белән киңәшләшергә, анализлар бирергә һәм организмда витаминга ихтыяҗ булуын тикшертергә кирәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100