news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга коронавирусны нигә антибиотиклар белән дәваларга ярамавын аңлаттылар

Антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе – ул вирус, әмма Татарстанда яшәүчеләр аны антибиотиклар белән дәваларга тырыша һәм бик нык ялгыша. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләде.

«Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә каршы нәтиҗәле булган дарулар билгелибез һәм биредә вируслы инфекциягә (Covid-19 – нәкъ шундый инфекция) бернинди антибиотик та йогынты ясамавын танырга кирәк», - дип искәртте ул.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә. Нәтиҗәдә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы үзлегеннән антибиотиклар кабул итүче татарстанлылар мондый дәвалануның бернинди нәтиҗәсен тоймый.

Моннан тыш, антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.

news_right_1
news_right_2
news_bot