news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 687 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 86 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, инфекция йоктыручыларның гомуми саны 10 687гә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков искәрткәнчә, бер тәүлек эчендә республикада 64 кеше коронавирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot