news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады

Лия Бодрова укучыга үзе белән дөрес эчке диалог алып барырга киңәш итте.

Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады
"Татар-информ" архивыннан

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Имтиханнарга әзерләнгәндә төшенкелеккә бирелмәс өчен, аутотренинг күнегүләрен ясарга кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга шундый киңәш бирде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Өч секунд дәвамында сулыш алырга, алган һаваны тотарга һәм өч секунд дәвамында һаваны чыгарырга кирәк. Шул рәвешле баш мие кислород белән тиешенчә тәэмин ителә. Ә бу бик мөһим, чөнки стресс кичергәндә баш миенә кислород җитеп бетми», — диде ул.

Психолог фикеренчә, укучы үзе белән дөрес эчке диалог төзергә тиеш. Ул имтиханга әзерләнүчеләргә «Мин тынычланам, имтиханны әйбәт бирәчәкмен, барысы да яхшы булачак», дияргә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100