news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусны тоткарлый торган өч ризык билгеле

Яшел чәй һәм виноградтагы матдәләр вирусның ферментын туктату, ә какао һәм көрән шоколад яртылаш киметү ачыкланган.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Галимнәр виноград, шоколад һәм яшел чәйдәге химик кушылмаларның SARS-CoV-2 вирусын блокировкалау сәләтен ачыклаган. Әлеге тикшеренү Frontiers in Plant Science журналында басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

SARS-CoV-2 вирусының зәгыйфь урыны булып Mpro — репликацион механизмда катнашучы фермент тора. Шулай ук Mpro ферментының үсемлек продуктларының төрле химик кушылмалары белән үзара бәйләнеше, көчле ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлекләре булуы да мәгълүм.

Төньяк Каролина университеты белгечләре азык-төлек продуктлары һәм дару үсемлекләрендә мондый кушылмалар булуын өйрәнгән. In vitro компьютерлы модельләштерү һәм лаборатория экспериментлары Mpro функциясен яшел чәй һәм виноградтагы матдәләр туктатуын, ә какао һәм көрән шоколадта яртылаш киметүен ачыклаган. 

Тикшеренүчеләр шулай ук яшел чәйдә Mpro белән хезмәттәшлек итүче биш химик кушылма барлыгын һәм аның тәэсирен нейтральләштерүен искәртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100