news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр радиациядән сакларга сәләтле антиоксидант уйлап тапкан

PSH аксымын киләчәктә радиация нәтиҗәсендә зарарланган органнарны, киселгән һәм пешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яраларны дәвалаганда кулланып булачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Курчатов институты галимнәре кергән тикшеренү төркеме радиациядән сакларга сәләтле яңа аксымга комплекслы анализ үткәрде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

PSH гибрид аксымы ике антиоксидантны – пероксиредоксин (күзәнәкләрне оксидлаштыра торган стресстан саклауда антиоксидант система составына керүче ферментлар гаиләсе) һәм супероксиддисмутазны (әлеге фермент кислород радикалларын деактивацияләү процессында катнаша, ул имезүчеләр организмында һәм микроорганизмнарда бар) үз эченә ала.

Клиникага кадәр үткәрелгән тикшеренүләр яңа аксымның хайваннарны радиациянең хәтта үлемгә китерә торган дозасыннан да сакларга сәләтле икәнлеген күрсәткән. Галимнәр фикеренчә, киләчәктә PSH аксымын радиация нәтиҗәсендә зарарланган органнарны, киселгән һәм пешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яраларны дәвалаганда, шулай ук органнарны күчереп утыртканда кулланып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100