Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган төбәкләр арасында кала
Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган Россия төбәкләре арасында кала. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.
«Бер тәүлектә авыручылар саны артуы Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына тәшкил итә», диелгән инфекциягә каршы оператив көрәш буенча штаб хәбәрендә.
Чувашстан һәм Мәскәү өлкәсендә бер көндә авыручылар 0,6 процентка арткан. Коронавирус Чечня, Свердловск өлкәсендә, Марий Эль һәм Ханты-Мансийск автономияле округларында тиз тарала, анда авыртучылар бер көндә 0,7 процентка арткан.
Гомумән алганда, Россия буенча Covid-19 белән авыручылар көнгә 1,2 процентка арта.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз