news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән

26 очракның ундүрте Казанга туры килә.

Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган, 50-60 яшь һәм 60-70 яшь аралыгында алтышар очрак теркәлгән.

26 очракның ундүрте Казанда. Буа, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында – икешәр, Биектау, Минзәлә, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7337 очрагы теркәлгән, 6266 кеше (шуларның 26сы – узган тәүлектә) терелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә бер тәүлек эчендә ачыкланган авырулар саны май аеннан алып беренче тапкыр 10 мең кешедән артып киткән. Татарстанда үсеш темплары иң түбәне – 0,4 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100