news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады

Вирустан саклау өчен продуктларны үз кабында килеш юарга, курьерлар алып килгән пакетларны санитайзерлар белән эшкәртергә кирәк.

Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытындагы иң куркыныч әйбер билгеле булды. Бу — дөрес кулланылмый торган гап-гади битлек. РИА Новости агентлыгы терапевт Лариса Алексеевага сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Бездә шул ук битлекне 10-15 көн, хәтта аннан да озаграк киеп йөрүче кешеләр бик күп. Әгәр аларга уңайсыз булса, битлекне куллары белән „йолкып“ алалар һәм йомарлап кесәләренә салып куялар. Аннары шул ук куллары белән битләренә кагылалар. Шуннан соң әлеге битлекне тагын кияләр, өйләренә алып кайталар, анда исә вируска тагын да уңайлырак. Бу — бик куркыныч», — дип белдерде белгеч.

Алексеева сүзләренчә, битлекләрне нәтиҗәле куллану өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) киңәшләрен үтәргә: аны ике сәгатьтән дә артык киеп йөрмәскә, биткә кагылмыйча гына салырга, шулай ук герметик пакетта утильләштерергә кирәк.

Моннан тыш, башка төрле саклык чаралары турында да онытырга ярамый. Әйтик, продуктларны үз кабында килеш кенә юарга, курьерлар алып килгән пакетларны санитайзерлар белән эшкәртергә кирәк. Өс һәм аяк киемнәрен дә эшкәртергә кирәк, чөнки коронавирус өйгә аларга да «ияреп» кайтырга мөмкин.

Эшкәртү өчен гади «көнкүреш» антисептикларын — сабын һәм спирт кулланырга була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100