Табиб-диетолог яшелчәләрнең кайсы очракта агуга әверелүе турында сөйләде

Артык өлгергән баклажан, язга кадәр сакланган бәрәңге һәм яшел помидорны ашарга киңәш ителми.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Яшелчәләрдә витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, клетчатка, организм өчен кирәкле углеводлар күп. Ләкин дөрес итеп сакламау һәм әзерләмәү яшелчәләрне агуга әверелдерергә мөмкин. Бу турыда табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина Sputnik радиосына интервьюда сөйләгән.

«Артык өлгергән баклажан, язга кадәр сакланган бәрәңге һәм яшел помидорны ашарга киңәш ителми. Бу яшелчәләрдә нерв системасы һәм сидек юлларына начар тәэсир итүче соланин дигән нейротоксин бар», — диде Елена Соломатина.

«Кара исемлеккә фасольне дә кертергә була. Аны чи килеш яисә пешереп бетермичә ашарга ярамый. Фасольдәге фитогемагглютинин дигән матдә белән кеше агуланырга мөмкин. Артык озак саклаганда кузаклылар үзләрендә микотоксин яки гөмбәчекләр дә туплый», — ди табиб. 

Кайбер яшелчәләр кешенең хроник авырулары кискенләшүгә китерә. «Кәбестәсыманнар төркемендәгеләр организмның йодны үзләштерүен тоткарлый. Шуңа күрә кәбестәне гипотериоз (калкансыман биз гармоннары җитмәү) авырулы кешеләргә ашарга ярамый. Чирләренең көчәеп китүе ихтимал», — ди диетолог.

Ашказаны-эчәклек авыруы белән интегүчеләргә әче яшелчәләр, шалкан, редис ашарга киңәш ителми.

«Үзләрендә нитратларны күп туплаучы чөгендер, шпинат, петрушка, кәбестә, кишер, кыяр кебек яшелчәләрне чамасын белеп ашау зарур. Безнең организм нитратны судан да ала. Аны артык күп җыю файдага түгел. Нитратның организмда кирәгеннән артып китүе, аеруча, авырлы хатын-кызлар өчен куркыныч. Балага һава җитми башлавы бар», — дип аңлатты Елена Соломатина.