news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән

Илдә мондый күрсәткеч май уртасыннан бирле теркәлмәгән булган.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән. Илдә мондый күрсәткеч май уртасыннан бирле теркәлмәгән булган. Бу турыда коронавируска бәйле вазгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб сайтында хәбәр ителә.

«Соңгы тәүлектә Россиядә 85 төбәктә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 10 499 яңа очрагы ачыкланды», - диелә хәбәрдә.

Төбәкләр арасында Татарстанда (0,4 процент), Чечен Республикасында (0,2 процент), Чувашиядә (0,3 процент), Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә, Тыва Республикасында (0,4 процент) үсеш темплары иң түбәне.

Соңгы тәүлектә 3 284 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100