news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның тагын бер куркыныч нәтиҗәсен ачыклаган

Яңа коронавирус белән чирләгән кешеләрдә MIS-A ялкынсыну синдромы барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). АКШның Авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге галимнәре яңа коронавирус белән чирләгән өлкәннәрдә MIS-A ялкынсыну синдромы барлыкка килү ихтималын ачыклаган. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә дә авыр өзлегүләргә китерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кискен респиратор авырулар белән чирләмәгән пациентларда йөрәк һәм ашказаны-эчәклектрактына бәйле проблемалар туган.

Белгечләр АКШ һәм Бөек Британиядә 21-50 яшьлек пациентларда теркәлгән 16 очракны тасвирлаган. Аларда аритмия булган, 12 кешенең температурасы күтәрелгән, бары тик сигезендә генә респиратор симптомнар күзәтелгән. Нәтиҗәдә, ун кеше реанимациягә эләккән, икесе вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100