Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр COVID-19 белән авырганнан соң бөерләрдә проблемалар башлануын кисәтә
COVID-19 белән авырып савыккан 4757 кешенең бер ел эчендә бөерләрнең үз функциясен 30 процентка югалтуы күзәтелгән.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Аноним медицина язмаларына нигезләнгән күзәтүләр буенча, SARS-CoV-2 бөерләргә җитди зыян китерә. Бу хакта "Российская газета" яза.
«Тикшеренүләрдә COVID-19 вирусын кичереп исән калган 89 мең кеше катнашкан», — дип яза The New York Times», — диелә чыганакта.
Галимнәр 30-40 яшьлек сәламәт кешеләр арасында бөерләре сафтан чыгучылар саны елына нибары бер генә процент булуын әйтә. COVID-19 белән авырып савыккан 4757 кешенең бер ел эчендә бөерләрнең үз функциясен 30 процентка югалтуы күзәтелгән, әлеге күрсәткеч органның 30 елга картаюына барәбәр. Ләкин SARS-CoV-2 ише инфекцияләр бөерләрдә җитдирәк проблемалар һәм хроник чирләр китереп чыгарырга мөмкин.
Шул ук вакытта галимнәр вирустан ни өчен нәкъ менә бөерләр зарарлануын ачыклый алмаган. Бер фараз буенча, әлеге орган организмда бара торган ялкынсыну процессларына иң сизгередер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз