Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләрендә 19 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган
Узган тәүлектә короновирус белән авыручы 46 кеше терелгән.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан хастаханәләрендә 19 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Бер тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 46 кеше терелгән. Коронавирус таралганнан бирле барлыгы 5 489 кеше терелгән», — дип сөйләде спикер.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, кичә сәламәтлек саклау системасы тотрыклы эшләгән, бөтен логистика һәм маршрутизация тулы күләмдә тәэмин ителгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 500гә якын татарстанлы Казанның халыкара аэропортында Covid-19 коронавирусына тест тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз