news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вектор» үзәге прививка ясаганнан соң ковид йоктыручылар саны турында аңлатты

Россиядә ясалган вакциналар барысы да вируска каршы нәтиҗәле, әмма прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясенә каршы ясалган барлык вакциналар вируска каршы нәтиҗәле, әмма прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар. Ковидка каршы препаратларның берсен — «ЭпиВакКорона»ны ясаган «Вектор» үзәге статистика турында аңлатты.

«Россия Федерациясе территориясендә вакцинация башланганнан бирле тупланган белешмә нигезендә түбәндәге нәтиҗә чыгарылган: Вакцинаның икенче дозасын алганнан соң 21 көн узгач авыру йоктыручылар күрсәткече „ГамКовидВак“ („Спутник V“) очрагында 0,66 процент, „ЭпиВакКорона“ ясатканда 0,59 процент һәм „КовиВак“ очрагында 0,27 процент тәшкил итте», — диелә хәбәрдә.

«Спутник V» вакцинасының беренче дозасын ясатучыларның 0,79 проценты, «ЭпиВакКорона»ның беренче дозасын алуыларның 1,3 проценты һәм «КовиВак»ның беренчесен кадатканнан соң кешеләрнең 0,93 проценты инфекция йоктырган.

Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко коронавирус йоктырган россиялеләрнең 98 проценттан артыгы прививка ясатмаган кешеләр булуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100