news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 очрагы теркәлгән, 52 кеше терелгән

Пандемия вакытында коронавирус Татарстанның 24 131 кешесендә табылган. 21 391 кеше савыккан.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 50 очрагы ачыкланган. Барысы да авыру кеше белән аралашу аркасында йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 24 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода.

50 очракның 13е - Казанга, җидесе – Нурлатка туры килә. Чаллы белән Балтач районында бишәр очрак ачыкланган. Кама Тамагы районында чир йоктырган өч кеше теркәлгән, Арча, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында икешәр авыру бар. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Тукай районнарында тәүлек эчендә берәр яңа пациент ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында коронавирус Татарстанның 24 131 кешесендә табылган. 21 391 кеше савыккан, шул исәптән 52се — узган тәүлектә.

Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле 847 058 татарстанлы вакцина алган, 639 629 икенче прививка ясаткан. Тәүлек эчендә 10 230 кеше вакциналаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100