Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр коронавируска каршы тора ала торган үсемлек тапты
Тимохинон матдәсе астма, аллергия, экзема, артритны дәвалауда роль уйнарга мөмкин.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Австралия галимнәре Төньяк Африка һәм Көнбатыш Азиядә үсә торган Кара чәчүлек үсемлекләренең (чернушка посевная) киләчәктә Covid-19га каршы тора алырлык чара булырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта Medical Xpress яза.
Профессор Канис Фатима Шад әлеге үсемлектә булган тимохинон SARS-CoV-2 аксымы белән бәйләнергә һәм вируска үпкә авыруы китереп чыгаруга юл куймаячак, дип сөйләде.
Тимохинон матдәсе астма, аллергия, экзема, артритны дәвалауда роль уйнарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз