news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб симертә торган эчемлекләрне атады

Эндокринолог сүзләренчә, сок, квас һәм газлы эчемлекләрдә глюкоза бик күп була.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Табиб-эндокринолог Екатерина Иванникова «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында артык авырлык җыюга китерә торган эчемлекләрне әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Эндокринолог сүзләренә караганда, сок, квас һәм газлы эчемлекләрдә глюкоза бик күп һәм алар югары гликемик индекска ия. Бу эчемлекләрне даими куллану ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш тудыра һәм симерүгә китерә.

Моннан тыш, кешеләрнең күбесе чәй яки кофега күп итеп шикәр салып эчә, бу шулай ук организмның гомуми халәтенә тискәре йогынты ясый, диде табиб.

Шулай да эчемлекләрне төрләндерергә теләүчеләргә Иванникова суга чи кыяр, бөтнек яки лимон өстәргә һәм бер килограмм авырлыкка 30 миллилитр исәбеннән шундый эчемлек кулланырга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100