news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр курортлардан кайтканнан соң коронавирус инфекциясе кабат таралырга мөмкин

Сентябрь аенда инфекция йоктыручыларның артуы ихтимал.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиялеләрнең курортлардан әйләнеп кайтуы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең кабат таралуына сәбәпче булырга мөмкин. Россия халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Галина Кожевникова шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Сентябрь аенда инфекция йоктыручыларның артуы ихтимал. Эксперт сүзләренчә, Россия курортларында профилактика чараларын үтәмәү шуңа китерергә мөмкин.

«Әмма үсеш сизелерлек булмаячак. Биредә халыкның күпмедер өлеше инде коронавирус белән чирләвен исәпкә алырга кирәк», — дип искәртте Кожевникова.

Сәламәтлек саклау системасы коронавирус инфекциясенең кабат таралуына тулысынча әзер, авыруларга диагноз кую пандемия чорында яхшырды, диде эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot