news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 авыруларын дәвалаучы медицина хезмәткәрләре ялга чыга алачак

Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының кимүе кайбер йогышлы авырулар госпитальләрен гадәти эш режимына күчерергә мөмкинлек бирде.

Covid-19 авыруларын дәвалаучы медицина хезмәткәрләре ялга чыга алачак
Владимир Васильев

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе буенча хәлне яхшырту сәбәпле, табиблар һәм шәфкать туташлары ялга чыга башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсе коллективының бер өлеше бүгенге көндә отпускта. Алга таба хезмәт вахтасына керешәчәкләр, һәм без Чаллы шәһәрендә 10-15 августка бишенче шәһәр хастаханәсен планлы режимга күчерергә планлаштырабыз», — диде спикер.

Ул Казан медицина хезмәткәрләренең дә ялга чыгып, бер-берсен алыштырулары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, башкаланың кайбер йогышлы авырулар госпитальләре гадәти режимга күчәргә әзерләнә.

«Республика районнары буенча планлы эш бара. Шулай ук план буенча кешеләр ялга китә, чөнки без хәзер уңай эпидемиологик хәл урнашуын күрәбез, бүгенге көндә авыручылар саны кимүгә таба бара», — дип искәртте министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100