news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Татарстан халкының җавапсызлыгына борчыла

Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

Белгечләр Татарстан халкының җавапсызлыгына борчыла
Михаил Захаров

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуы, әлеге очракларның кимүе, икенче һәм өченче дулкын кисәтү чараларының дәрәҗәсенә, бүгенге көндә гамәлдә булган чикләүләрне ничек үтәвебезгә бәйле булачак», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина узган атнадагы бер вакыйга хакында сөйләде – троллейбустагы 28 пассажир арасында ул үзе генә битлек һәм перчаткадан булган. Аның сүзләренчә, дүрт кеше битлекне ияк астына гына элсә, калганнарының шәхси саклану чаралары бөтенләй булмаган. Ведомство башлыгы урынбасары искәрткәнчә, нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын түземсезлек белән көтә».

«Икенче дулкынның килүе сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзорның тырышлыгына да түгел, ә безгә, кешеләргә, безнең актив гражданлык позициясенә бәйле булачак», - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.

Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100