news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә авырудан 37 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

13 кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар, 21 кеше Казанда теркәлгән. Чаллыда һәм Нурлат районында дүртәр, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында икешәр яңа очрак ачыкланган. Арча, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында берәр яңа очрак теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 4711 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 3547 кеше, ә узган тәүлектә 37 кеше терелгән.

1147 пациент дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100